Марат Губайдуллин
Рәсемле әлифба (Азбука-раскраска)
Бик теләп алыр иде дә,
Тик шикләнә Гөлнара.
Исеме үк әйтеп тора
Тимә син миңа, __ __ __ __ .
Каурыйлары ялтырап тора,
Башында кызыл кәпәч.
Читәнгә менеп җырларга
Ярата безнең __ __ __ __ .
Әче булса да җимешләр,
Файдасы күп, бел балам.
Кышын кошларның сые ул,
Исеме аның – __ __ __ __ __ .
Әнисенең туган көне
Олы бәйрәм Гөлназга.
Өстәл өстендә зур бүләк –
Чәчәкләр тулы __ __ __ __ .
Кичә генә юк иде бит,
Үскәнме әллә төнлә.
Күз ачып йомган арада
Җыеп алдык без __ __ __ __ __.
Күп илләрне иңләп-буйлап,
Сыртына олау төяп,
Кәрваннар белән бергәләп
Чүлләрне гизә __ __ __ .
Үзен озак көттермәде
Язгы ташу быел да.
Ярларыннан ташый-ташый
Ургылып акты __ __ __ __.
Самолёт, вертолётта бар,
Сүзләрдә очрый сирәк.
Бу буладыр Ёё хәрефе,
Ул да үзенчә кирәк.
Буе шундый озын булгач,
Күренә аңа һәр тараф.
Барысын да сокландыра
Озын муенлы __ __ __ __ __ .
Сеңлем белән икебезгә
Алдык та берәр чиләк.
Урман аланына барып,
Җыеп кайттык без __ __ __ __ __ .
Зоопаркта йөргән чакта
Башын гел безгә бора.
Күчтәнәч көтә икән бит
Аклы-каралы __ __ __ __ __ .
Кайда гына яшәсәк тә,
Һәммәбез өчен кирәк.
Аннан изгерәк ризык юк –
Табынның күрке – __ __ __ __ __ .
Төнге күктә ни генә юк,
Әйтерсең лә ул очсыз.
Ай янында балкып яна
Исәп-хисапсыз __ __ __ __ __ __ .
Кыш көне генә ак иде,
Ни ара йонын койган.
Һич танырлык түгел үзен,
Соры тун кигән __ __ __ __ .
Ачы тәменнән курыкма,
Файдасы бик күп аның.
Әгәр дә салкын тидерсәң,
Ярдәмгә килер __ __ __ __ __ .
Табынга сикереп менгән
Хуҗабикә күргәнче.
Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.