Литмир - Электронная Библиотека
Содержание  
A
A

Зөлфәт

Бер көйрәтик, гомер. Эссе, шигырьләр, балладалар һәм поэмалар

Чытырманда былбыл сайрый…

Минем язганнарны азмы-күпме белүчеләр хәтерлидер, бәлки: «татар», «милләт», «азатлык» дигән сүзләрне мәй­даннарга чыгып кычкыру түгел, үзаралый гына сөйләшкәндә дә әйтергә ярамаган көннәрдә мин, «Чакырылмаган кунак – татардан да яманрак...» дигән эпиграф куеп, бер шигырь язган идем. Шигырь кичәләрендә булсын, шигырь сөючеләр белән үткәрелгән очрашуларда булсын, бу әсәрем залда утыручыларга бомба шартлагандай көчле тәэсир итә иде, аларны айнытып, сискәндереп җибәрә иде. Бүген исә каләм тибрәтүче һәркем шушы темага яза. Ләкин, ни кызганыч, андый әсәрләрне укуы да, тыңлавы да бүген никтер күңелсез була башлады. Ни өчен шулай соң? Хикмәт нәрсәдә? Яраганны күпме язсаң да ярап булмауда гынамы?

«Мәхәббәт» дигән әсәрем дә шул чорларда, кем әйтмешли, яшьлегем таңында язылган иде. Нәрсә турында иде ул? Болай, тыштан гына карасаң, аюга каршы бергә-бер чыга алырлык, аны пычак белән егардай гайрәтле бер ирнең, җавапсыз мәхәббәттән тилмереп, чиксез газапларын хәтта аракы белән дә баса алмыйча изалануы хакында иде ул баллада. Тукта! Шушы хакта гына микән? Ни өчен соң, алай булгач, ул, безнең аңыбызда калыпланып беткән гыйбарә белән әйтсәк, тормышта үз урынын таба алмаган бер «сәрхуш» турындагы әсәр – «югары коммунистик идеаллар чәчәк аткан» бер чорда мәшһүр сүз остасы Айрат ага Арслановның репертуарыннан озак еллар төшмичә яшәп килде һәм, берүк мине тыйнаксызлыкта гаепли күрмәгез, тыңлаучылар аны йотылып тыңлады? (Хәер, чорның бер сыйфаты буларак, әйтеп китмичә булмас – аракыга каршы көрәш башлангач, Айрат ага ул шигырьне укудан туктап торды.) Хәтерлим, шагыйрь Нәби ага Дәүли еллык шигърият хакындагы докладында, шушы шигыремне дә күз алдында тотып, «Зөлфәт чордашларның порт­ретларыннан галерея төзи», – дигән иде. Җәмәгать, нигә соң әле мин болар хакында сөйләп торам?

Үземнең хатирәләремне яңарту өчен генәме? Амбиция­ме? Яки мин моңа бүген мохтаҗмы? Юк, һич тә алай түгел, заман гаме мине, гомумән, шигырь хакындагы уйлануларымны үзенә күрә бер тәртипкә салырга этәрде, моңарчы чыгарга юл таба алмыйча күңелемдә сулкылдап бәргәләнгән борчуларымны кычкырып әйтергә мөмкинлек бирде, хәтта мәҗбүр итте бугай.

Әйтеп карыйм әле...

Һәр асыл шигырьнең үз тарихы бар.

Күңел тарихыннан мәхрүм шагыйрь – географиядән, тарихтан мәхрүм дәүләт ул. Чикләре, флора-фаунасы, атмосферасы, ягъни сулар сулышы да булмаган дәүләт... Аның өстеннән вакыт җиле исми. Ул – тумышыннан үле. Андый дәүләт булмый, була да алмый...

Әмма нихәл итәсең, әнә шундый күңел тарихыннан мәхрүм шигъриятне хәтерләткән тезмәләр бихисап. Шигырь – тормыш юлы. Анкеталарда, автобиографияләрдә күпме телисең, шулкадәр алдашып була. Чын шагыйрь исә, бик теләсә дә, бүтәннәрне, аерата үзен алдый алмый. Алдарлык хәйләсе бар икән, ул – бөек мистификатор, ягъни шигърият дәрәҗәсенә менеп, шундый ук шигырьләргә охшаш итеп яза белүче шома талант иясе. Һәр шигырьнең асылы – ихласлык. Дөрес аваз. Дөрес моң.

Бездә ике төрле саташу бар. Берсе – шигырь төче сүзләрнең купшырак, катырак яңгыравында дип ышану. Икенчесе – шигырь көче – сүзләрнең мөмкин булган кадәр мескенрәк яңгыравында, елаттыруында дип уйлау.

Ә учакның, утның күзенә кереп караганың бармы? Үзең казып тапкан чишмә төбендәге тибрәнеп торган якты, салкын керфекләргә ирен тидереп карадыңмы? Йолдызларның тын хәрәкәтеннән башың әйләнеп киткән чакларың бармы? Иртәнге чык бөртегеннән сиңа сөйгән ярың томырылып карамадымы?

Әгәр чыннан да мин әйткәннәр синең холкыңда да бар икән, укы, дустым, шигыреңне! Яшереп торма! Синең шигырь язганыңны мин барыбер беләм. Яшереп кенә язсаң да, безнең уртак сүзебез бар. Кайчак шулай да була: киләләр дә, бәгырьгә үтәрдәй иттереп текәлеп, тирән мәгънәле иттереп карап торалар... Һәм, куеннарыннан алтын тулы янчык чыгаргандай, болай диләр:

– Шәп шигырьлек тема бирәм мин сиңа! Яз! Гонорары уртак булыр!

– И туганкай! – дип көрсенәм мин андый чакларда. – Үз темаларымны язып бетерер өчен дә Ходайдан ун гомер сорар идем. Кодрәтем генә җитми. Теге исә ышанмый.

Ә күңелдә әрнү кала – адәм баласы үз гомере буена әйтергә теләп тә әйтә алмыйча интеккәч, миңа – шагыйрь кешегә мөрәҗәгать итте ләбаса! Югыйсә без җиһанга әнә шул сүзләрне – күңел авазларын ирештерер өчен яралганбыздыр бит... Язмышсыз шигърият юк, диләр. Алай гына микән? Татарның бөеге Габделҗәббар Кандалый феноменын кая куярсыз? Аның тормыш юлын галимнәр дә якынча гына белә. Ә шигырьләреннән мин аның һәр сулышын тоям.

Демократ мулла. Эчендәге тышында булган кайнар, азат рухлы шәхес. «Хәйямлыгы» ташып тора. Шәхси бәхет, әлбәттә, юк. Соңгы хатыны шагыйрьнең үзеннән калган шигырьләрен уңга-сулга таратып, исраф итеп бетергән. Шигырь зәхмәтеннән вафат булган бу кешенең язмышын аңлатырдай сүзләр бармы? Нинди зәхмәт соң ул – шигырь? Әйтеп карыйммы?

Шигырь ул, миңа калса, ургылып болганган җиһан өер­мә­сеннән капшап табып алынып, камил тәртипкә салынган, һични какшатмас ритмга салынган, бердәнбер аһәңгә буйсындырылган мәҗүси, кайнар сүзләр яңгырашы.

Хәер, һәр шагыйрь моны үзенчә аңлата алыр иде. Асыл шигырьне хасил иткән һәр хәреф табынуга лаек. Адәм баласы яшәеше таңында ук күсәк белән баш ватарга өйрәнеп алган. Әмма шул вәхшиләр арасында таңның сызылып атуына шаккатып, таң калып карап торучы, көтүдәшләренә шул гүзәллекне аңлатырга маташучы да булган лабаса! Нәкъ менә шул адәм – кешелекнең беренче шагыйредер... Нинди булды икән соң алар – иң беренче сүз, иң беренче көй, иң беренче сурәт, иң беренче акыл? Валлаһи, дип әйтәм, шуларны бер ишетү, күрү, тою өчен генә дә җанымны иблискә сатар идем.

Әмма бу Бөек Серне аңлатырга адәм баласының көче җитми. Авторлыкны без шартлы исем белән билгеләгәнбез – Аллаһы Тәгалә. Шул Аллаһ каршында иман китергән кебек шигырь китерик, иман шартын гына түгел, шигырь шартын да белик, дөньядан имансыз китүдән курыккан кебек, шигырьсез китүдән дә куркыйк! Яман кеше хакында «Имансыз!» дип түгел, «Шигырьсез!» дип хөкем чыгарырга кирәктер... Бер караганда көлке кебек тоелса да, бу хакта уйлап карау беребезгә дә зыян итмәс. Аллаһы Тәгалә төгәл һәм мәңгелек ритмга күнгән Хаос түгел микән?

Җиһанның йөрәге нәкъ менә шул туктаусыз тибеп, сулкылдап торган Хаос микән соң әллә? Күрче бу ахмакны – шигырьнең ни икәнен аңлатырга маташам түгелме соң?

Дөньяда моннан да мәгънәсезрәк эш юктыр. Ә шулай да, кеше нигә сүзләрне көйгә сала соң? Гади генә иттереп, «Мә!» «Бир!» дип әйтү җитмәгәнмени?! Табигать адәм баласына авазларның һәм төсләрнең камилрәк мөмкинлегенә дә юл куйган. Халык һәрвакыт камил сүзгә омтыла. Коймалардагы оятсыз язулар, сурәтләр, такмаклар – шушы омтылышның югалуы нәтиҗәсе. Димәк, бу тарафта Ходайга кулай сүзне, төсне, авазны ирештерердәй кешеләр калмаган. Яки аларны ишетергә теләмиләр. Колакларыбызны иблис томалаган.

Кызык бер фикер бар: дөньяның чын кешеләре – даһилар, калганнары чын кеше түгел. Түгелдер... Асыл шигърияттән йөз чөергән җәмгыятьтә генә җинаятьчеләр күбәя, гарипләр арта. Былбылның тамагы нинди өлешләрдән тора? Аның сулыш этәрә торган диафрагмасы кайда? Әллә кайларга ишетелә торган саф тавышны барлыкка китерүче ярылары, нерв җепселләре кайда аның?

Белмим һәм белергә дә теләмим. Су буендагы иртәнге тал төбенә ят та тыңла... Артыгы кирәк түгел. Артыгын белсәм, гап-гади биологик конструкция булыр идем. Әгәр дә мәгәр шигырьнең кайчанрак языласын чамаласам, беркая да чыкмыйча, өйдә генә утырыр идем. Ә шигырьне ничек язарга икәнен дә белсәм, Тукайның үзен өнсез итәрдәй шигырьләрне том-том итеп язып ташлар идем. Андый серләрне белмим һәм мин шуның белән бәхетле дә.

Табигать үзе беркем дә кермәслек иттереп бикләп куйган афәтле зонага – авазлар болганышына, тәвәккәлләп, мин япа-ялгызым барып керәм. Сүз белән күзгә-күз калам. Якалашам. Маңгайга-маңгай киләм. Ниһаять, мин аны буйсындырам, Хаостан алып чыгам, үзем генә белгән көйгә сеңдерәм. Гомерлек дошманым булган кодрәтле сүзне үземнең гомерлек дустым итәм. Иң яратмаган сорауларым: «Шигырь ничек языла? Иң яраткан шигырегез кайсысы? Бу шигырь ни хакында?» Бәй, алай булгач, аңлатыгыз миңа: таң ничек сызыла? Иң яраткан таңыгыз кайсысы? Таң ни хакында?

1
{"b":"670391","o":1}