Литмир - Электронная Библиотека
ЛитМир: бестселлеры месяца
Содержание  
A
A

Мөслим ягы кешеләренең авыз тутырып, тәмләп сөйли белүенә гаҗәпләнәләр, йомшак, назлы, сак тел... Мөслим кешесе хәтта үзенең сүгенүен дә адәм башына килмәстәй лирикага, шигърияткә төрә белә. Нишлисең бит, һич тә сүгенмәсләр иде – заманасы шуңа лаек.

Сүгенәсең икән, телең дә пакь калсын, кешене дә үтереп ташлама, әйтәсеңне дә чумдырып әйт. Шуңа охшашрак хәлгә Польшада тап булдым. Поляклар урамда үзләренчә сөйләшеп бара-бара да, ачуы чыккач, нәкъ безгә таныш «..ать! Мать!»ка күчә.

Нишләп шулай? Һәркем үз телен шакшыдан сакларга тырышадыр инде, күрәсең...

Бары тик үз телен генә иң өстен, иң бөек итеп расларга тырышкан һәр халыкның язмышы аяныч. Бөек әсәрләр иҗат итәргә сәләтле тел генә Бөек. Кешелекнең иң зур даһие, иң бөек тел белгече беренче тапкыр айга караган да соклануыннан «Ай!» дип шаккатып калган.

Бүгенгегә кадәр «ай» дибез... Дөньялыкның адәм баласы күрә башлаган һәрнәрсәсенә исем биргән кеше, әлбәттә, шагыйрь булган. Шагыйрьлек булмаса, яратышу, өйләнешү, гаилә кору, үрчү дә булмас иде. Шигырь – яралу, туу.

Бер әкәмәтне искә төшерим әле. Сүрия, Ливан якла­ры­на сәяхәт өчен группа туплыйлар. Барасым килде. Җи­бәрмәячәкләрен сизеп торам. КГБ һәм райком комис­сия­сенә киттем. Алар минем беренче саф, садә китабымны актаргалап, шаккатып утыргандай кыландылар.

– Ай-яй-яй! Кереш сүзне Хәсән Туфан үзе язган бит, әй! – (Хәсән Туфанны телгә алулары мине сагайтырга тиеш иде югыйсә. Юк, яшьлекнең колагы сак түгел...) Тора-бара болай диделәр: – Маяковский үз шигырьләре белән СССРны төзергә булышкан. Евтушенко Братск ГЭСын төзеште! Ә кайда синең андый поэмаларың?

Кемнәр белән сөйләшкәнемне чамаламастан, болай дип җавап бирдем:

– КамАЗ төзергә килгән егет белән кызны гашыйк итә икән, мин дүртьюллык шигыремнән дә канәгать булачакмын. Димәк, мин дә гигантны төзештем!..

Юләрлек! Шуның белән мин үзем өчен чит илләргә чыга торган капкаларны йозаклап куйдым. Ачмаслык итеп.

Теге елларда тукмалдым, алтын елларымны яндырдылар, дип сыкрануым түгел бу. Саф әдәбиятның юлын хәзер базар дигән монстр тагын да ныграк томалап куйды.

Исегездә булса, Франция президенты Франсуа Митте­ран белән безнең Горбачёвның кызык кына әңгәмәсен теле­видениедән күрсәткәннәр иде. Кызганыч, юньләп тыңла­ма­ганбыз. Горбачёв, ифрат горурланып, болай диде:

– Без базар мөнәсәбәтләренә юл тоттык!

Миттеран тыйнак кына әйтеп куйды:

– Ә без планлы хуҗалык турында хыялланабыз...

Базар экономикасын маяк иткән бөек илләр кешелеккә лаек сәнгать бирә алмады. Сатлык сүзләрдән шигырь төзеп булмый.

Әмма безнең әдәбиятны да хезмәтче булырга өйрәтеп өлгерделәр. Хезмәтчегә хуҗа кирәк. Ә канатлы атка – дөлдөлгә – хуҗа табылу белән үк, ул аның канатларын сындырып ташлап, камыт кидерәчәк, сыртына ыңгырчак салачак. Тал коры далада үрчеми. Мәңгелек комлыкта чикләвек куагы үсми.

Империя үзе кадәр үк зур әдәбият бирә алмый. Бер чикләвек куагында күп дигәндә егермеләп сабак үсә.

Артканы – яңа куакка аерыла. Артык ишәйгән куакта чикләвек булмый. Милләтләр – әнкәбез Табигатьнең төрле агачлары, аерым куаклары.

Моны бернинди Мичурин да үзгәртә алмый. Сак усак лепердәп утыра. Юкә, гашыйклар сыман, назлы иттереп, шыпырт кына сөйләшә.

Имән тарихның үзе сыман тирәннән – җир күкрәгеннән гүли.

Кылганнар, дулый-дулый, офык аръягына ашкына.

Язган шигырьләребезне, рәсемнәребезне, җыр-биюлә­ре­безне генә алып карагыз.

Кавказ халкы, кайнар кыя ташына басып, табаны пешеп өтәләнгәндәй, очына-очына бии. Башкорт офыкның аръягына чыгардай булып ашкына. Мари үзенең карурманында мүк җиләге җыйган шикелле тыпырдый. Ә татар биюендә бөек җиңүче каршындагы куркаклык бар. Кыяр-кыймас, очар-очмас, тояр-тоймас бию.

Иманым камил – азат Болгар халкы болай биемәгәндер!

Ә бүгенге биюләребезне караганда сыкранам – коллык биюләре...

Хәер, шул ук «Карурман»дагы шикелле яшерен сыкрану авазы түгел микән соң бу? Иҗат кешеләре азат булган халык кына чын мәгънәсендә азат була ала шул.

Тирән фикерләр күп булыр, азат фикер кирәк.

Кайчан җырлыйсы килә? Әлбәттә, язын тау түбәсенә менеп, калкынып-яшәреп килгән дөньяга күз салгач! Ходайның Үзенә якынаю галәмәте мәллә бу? Төшкән саен сүз дә түбәнәя... Безнең халык җырларына геологик тирәнлек тә хас. «Шахтёр җыры», ни галәмәттер, бүтән бер генә халыкта да юк бугай. Татар зимагурлары язмышы... Алар җырларындагы иронияне, әче юморны, рәнҗеш-сагышны нинди генә әсәрләрдән табып булыр иде икән? Шәриф Камалда булса гына инде...

Татар шигыренең язмышы әнә шул тирән шахта төпләренә үк төшеп тамырланган. Мәскәүдә минем белән бергә укыган рус прозаигы Плетнёв – гомерлек шахтёр – болай дип уфтанды:

– Зульфат, браток! Без анда, җир астында, сукыр тыч­кан кебек казынган арада, сыртларыбызга әллә кемнәр менеп атланган лабаса! Забойда минем татар белән рустан ­башканы күргәнем юк!

Менә сиңа «Шахтёр көе», зимагурлык, «Карурман»... Тук илләрнең тук шигъриятенә иярү безгә төс түгел. Ач булып кыланган тук хәле безгә аңлашылмас.

Дөньяда Пушкинның «Евгение», Тукайның «Бәрәңге көе» бар.

Чын шигырь кикерүдән түгел, «Уф Алла!»дан башлана. Ул – ачы язмыш.

Туган төбәгенең бөекләр исеменә кагылышлы булуы һәркемнең дә күңеленә хуш килә. Гәрчә узып кына киткән булса да, «Бу юлдан ул узган!» дип горурланабыз. Бу һәркайда шулай. Әмма бөек шагыйрә Марина Цветаеваның Татарстанга бәйле көннәре турында әрнеп-сыкрап, тетрәп кенә әйтергә мөмкин.

Бу көннәр – Шекспир каләменә генә лаек трагедиянең җан өшеткеч финалы. Юк, бу фаҗига өчен Татарстанның да, халкыбызның да тамчы кадәр дә гаебе юк. Бөек шагыйрәне гомеренә дөнья буйлатып айкап-чайкап йөрткән язмыш чая һәм афәтле бу шәхес өчен Алабуганың аулак йортында элмәк әзерләп куйган булган. Аның иҗаты – эчендә кош тырпылдаган сүзләргә әверелгән фаҗигале музыка. Аны аңлар өчен, тояр өчен дөньяның гадәти үлчәмнәрендә генә калу җитми.

Кыргыйлыктан чыгып, Тәңрегә йөз юнәлткән җәмгыятьтә адәм балалары шундый югары сәнгатьнең кадерен белә башлады. Менә шул чакта шигъриятнең асыл сәгате сугачак. Тик, ни аяныч, бездә әлегә шигърият кайгысы түгел... Хәер, җир куенындагы алтын бөртекләрнең беркая да ашыгасы юк. Аларның төсе уңмый, ә бәһасе арта гына бара.

Ходай кушып, Марина Цветаеваның каберенә таш куярга туры килде миңа. Аның югалып табылган кабере өстендә язмышлар хакында уйланып, бик озак басып тордым.

Йөрәк әрнүе сатылмый. Аның бәһасе юк. Адәм балаларының парламентларсыз гына кабул иткән конституциясе – шигърият. Тарихның шигъри вариантын өйрәнмәү, өйрәнүне теләмәү катаклизмнарны китереп чыгара тора.

Туганлыкның кан тибеше – шигырь. Лев Толстой кабере янындагы агачтан коелган яфракларны Мөслимнең Яңа Сәет авылы яныннан ага торган тын ерганакка – Коргылдыга алып кайтып агыздым. Калганнарын Тукай каберенә илтеп салдым. Лермонтов туфрагын әнкәм каберенә сиптем. Коперникның туган йорты нигезенә Тукай туфрагын куштым. Үземнең шушы мәҗүсилектән күңелем хушланды.

«Бисмиллаһи, дип башладым бу бәетнең башларын» – бәетләр әнә шулай башланган. Шигърият – дога. Шигърият – турыдан-туры Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать.

Шигырь көчленең кулында камчы булганчы, бичараның керфегендә тамчы булсачы! Сәясәтчеләр, әгәр намуслары исән-имин икән, шагыйрьләрнең шигырьләреннән программа төзесеннәр, закон язсыннар. Чын шигырь уен яки куен гына түгел. Шигырь – назлы бишек тә, яу атының сыртына салынган ияр дә. Күңел чытырманыннан йолкып, аралап алган кыргый шигыремне һәркемнең аңларына ышанып, күкрәк тутырып укый алырмынмы? Ә бит укыйсы килә, ишеттерәсе килә. Шигырь – чытырманнан яңгыраган былбыл авазы. Күп кирәк түгел: аның кайчан сайраганын бел дә, таңгы чирәмгә чалкан төшеп, мең яшәгән имәнгә башыңны куеп, иртәнге алсу болытларга карый-карый тыңла да тыңла...

Шигырь язу өчен күңелнең мөлдерәп тулуы, соңгы тамчының ташуы кирәк. Мордва ягындагы Рузаевка станциясеннән ерак та түгел бер авылда – Шәриф Камалның туган авылы Пешләдә булган бер вакыйга күп еллар буе гел җанымны сыкратып торды.

3
{"b":"670391","o":1}
ЛитМир: бестселлеры месяца